Шигъри кичә ”Әйтми калмаслык шигъри хисләр бар...”

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

20 нче майда Тойгуҗа авылы китапханәсе татар шагыйрәсе Энҗе Мөэминованың тууына 95 , шагыйрь , прозаик Фаил Шәфигуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан ”Әйтми калмаслык шигъри хисләр бар...” дип аталган шигъри кичә үткәрде.

Китапханәче кыскача аларның тормыш юлы, иҗаты һәм китапханәдә булган китаплары белән таныштырды. Шигърияткә битараф булмаучы китап укучылар Э. Мөэминованың да, Фаил Шәфигуллинның да шигырьләрен йөрәккә үтешле итеп укыдылар. Үзе дә гомере буе укытучы булып эшләгән шагыйрә Э.Мөэминованың “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”, Ф. Шәфигуллинның “Яшьлегем тугае“ җырын күмәкләп җырладылар. Көндәлек эштә шигырь укучыларның аз булуын искә алып үткәрелә торган  мондый чаралар татар шигырен пропагандалауда уңышлы алым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International