Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары белән китапханә дәресе үткәрелде. (укытучылары Әминова Г.Ф.)
Беренчеләр ел буе китапханәгә йөрделәр. Баштарак рәсемле китап-журналларга кызыгып кына караган балалар, соңрак, ныклап укырга өйрәнгәч, өйгә дә ала башладылар.Китапханә дәресендә укучылар үзләренә иң охшаган китаплары турында сөйләделәр, борынгы китапларның барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Китапка уңай караш кечкенәдән тәрбияләнә. Бу балалар китапны якын дус итеп, укып, белемле, акыллы булырлар дигән өмет бар.
.jpg)
.jpg)