Мәктәбебез Г.Тукайның туган көнен бик үзенчәлекле итеп билгеләп үтте. Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары "Тукай оныклары" һәм"Тукай шәкертләре" командалары "Тамчы-шоу" уен-бәйгесендә көч сынаштылар. Укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.Бәйге бик киеренке барды, чөнки ике командада да Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын яратучылар тупланган иде. Бу кичәнең максаты булып Г.Тукайның биографиясен искә төшерү,шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту,аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. "Тукай шәкертләре" командасы җиңеп чыкты. Һәр ике команда да үзләренең тырыш, акыллы, булдыклы, чыннан да Тукай шәкертләре икәнлекләрен расладылар. Аларга бик зур рәхмәт. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды