Ел саен безнең 2нче мәктәптә, бөтен Россиядәге кебек үк, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы инициативасы белән оештырылган «Бөтенроссия Урман утырту көне» экологик акциясе үткәрелә. Россия Федерациясенең күп кенә өлкә һәм төбәк урманчылыкларында, шулай ук шәһәр һәм торак пунктларда агачлар утырту буенча өмәләр бара. Бөтенроссия Урман утырту көне 27 апрельдә билгеләп үтелә.
Акцияне оештыручылар - «Бәрендеево Патшалыгы» мәктәп урманчылыгы, Менделеевск участок урманчылыгы белән берлектә, педагог Павлова Л. А. җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары
Мәктәп территориясендә чыршы аллеясы булдырылды, анда барлык кагыйдәләр буенча балалар ылыслы токымнардан 8дән артык үсентене утырттылар.
Бөтенроссия Урман утырту көне әле бик яшь бәйрәм. Оештыручылар әлеге яхшы инициатива вакыт узу белән илебезнең барлык гражданнары өчен дә чын бәйрәм булыр һәм һәр кешенең үзенең «утыртылган агачы» булыр дип өметләнә. Ә иң яхшысы - берничә утыртылган агач! Без бергә Туган ягыбызның «яшел үпкәләрен» сакларбыз һәм ныгытырбыз. Чөнки урманнарның безнең тормышта роле бәяләп бетергесез. Алар кеше тормышына тәэсир итеп кенә калмыйча, экологик куркынычсызлык гаранты да булып торалар.