6 май көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү көненә багышланган традицион Хәтер Маршы узды. Әлеге акция традицион булып тора һәм ел саен 9 Май алдыннан уза. Укучылар Геройлар аллеясы буенча марш белән уздылар, мәктәп яшь армиячеләре йөрешен җитәкләделәр. Алда колонналар Җиңү байрагын күтәреп чыктылар. Соңыннан Җиңү көненә багышланган митинг булды. Митингта сугыш турында шигырьләр укылды, Мессеева Анастасия һәм Овсепян Сирануш башкаруында җыр яңгырады. Җыелучылар әлеге дәһшәтле сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг " Җиңү көне»җыры белән тәмамланды.