Кичә «Атмосфера» гөмбәзендә яшь рәссамнарны профсоюзлар оештырган «Мин Ватаным белән горурланам» балалар рәсеме конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләрне район Башлыгы Роберт Искәндәров һәм республика профсоюз комитетының ышанычлы вәкиле Ләйсән Галиева тапшырды.
Һәр бала Ватанны үзенчә сурәтләде. Эшләрендә Менделеевскиның матур пейзажлары, күпмилләтле бердәмлек, илебезнең бай мәдәнияте, туган якка мәхәббәт һәм патриотлык чагылыш тапкан.
Конкурста барлыгы 12 бала катнашты, шуларның өчесе Менделеевск районын республика дәрәҗәсендә яклады.