9 май ул - бөтен Рәсәй белән Бөек Ватан сугышында җиңүне бәйрәм итә торган чара. Вакыт уза, менә быел без җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәбез. Икенче “Әкият” балалар бакчасында бөек җиңүгә багышланган “Ул елларга баш иябез” дип аталган җыен узды. Җыенда балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар катнашты. Балалар бу тарихи вакыйгага багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бу җыен балаларга миллипәрвәр тәрбия чарасы булды.