“Үлемсез полк”

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Икенче ”Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Батырлар аллеясыннан алып Мәңгелек утка кадәр  “Үлемсез полк” сафында уздылар. Сафта 127 бала, балалар бакчасының хезмәткәрләре, ата-аналары катнашты. Һәр бала үзенең сугышта катнашкан бабасының, әбисенең портретлары белән сафта атлады. Батырлар аллеясындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Без һәр батырны истә тотарга, алар кебек Ватанны яратырга, балаларны да шундый рухта тәрбияләргә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International