11 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә Россия көне уңаеннан танып-белү сәгате «Россия көне – данлы бәйрәм» үткәрелде.
Чараның кунаклары - "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар (тәрбияче Хасанянова Г. М. ). Балалар флаг, герб һәм гимны турында кызыклы мәгълүмәтләр белделәр. Мультфильм карадылар. Чара ахырында бик теләп "Россия флагы"мастер-классында катнаштылар. Флаг бик матур килеп чыкты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)