2019 елның 5 августында Халыклар дуслыгы йортына муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең "Катнаш төрдәге 10 нчы номерлы "Миләшкәй" балалар бакчасы " урта төркем тәрбияләнүчеләре килделәр . Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ф.И. Габдрахманова Дуслык йортының күргәзмә залы буйлап экскурсия үткәрде. "Курчаклар тату әйлән-бәйлән» күргәзмәсе барлык катнашучыларда аерым тәэсир калдырды. Чарада катнашучылар Менделеевск муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында белделәр.
(1).jpg)
.jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)