2019 нчы елның 5 нче августыгадәти булмаган бәйрәм иде – светофорның туган көне. Аңа 105 яшь тулды. “Алтын балык” исемле 7 нче балалар бакчасында бу вакыйга мавыктыргыч һәм танып белергә өйрәтә торган күңел ачу бәйрәме рәвешендә узды. Бәйрәмнең максаты: шәһәр урамнарында йөргәндә хәвефле очракларны, балаларның җәрәхәтләнүен булдырмау. Күңел ачу бәйрәмен тәрбиячеләр Фәррахова Ф. Ф. һәм Әхмәтова И. Ю. оештырдылар һәм үткәрделәр. Күңел ачу бәйрәменә ГИБДД вәкиле Гыймаева Ф. Г. чакырылган иде. Юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белгәннәре өчен ул балаларга рәхмәт белдерде һәм бүләкләр бирде. Шәймәрданова А. В. мәгариф бүлеге вәкиле буларак та, ата-ана буларак та катнашты. Бәйрәмнең көтелмәгән , серле мизгеле – Светофорның килүе булды (рольне 8 нче төркем баласы уйнады). Балалар, аны туган көне белән котлап, “Йомры икмәк” җырлы-биюле уенын башкардылар. Бәйрәмнең ахырында истәлеккә җыелышып фотосурәткә төшү булды.