Алабуга шәһәрендә уткән XII Бөтенроссия Спас ярминкәсендә «Балалар иҗат үзәге» коллективы катнашты. Шишкин буаларында һәм " Яшьләр» стадионында традицион чатырлар шәһәрчеге ачылды. Биредә безнең өстәмә белем бирү педагогы Аникина А. Н.хезмәтләре тәкъдим ителде. Кунаклар традицион булмаган техникада эшләнгән оек курчакларына аерым игътибар бирделәр.Интерьер курчаклары һәм мендәрләр шулай ук кунакларга бик тэ ошады. Шәһәр өч көнгә күңел ачу, матурлык, җыр-бию атмосферасына чумган иде. Быел ярминкәгә Россиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Беларусь һәм Литвадан 500дән артык остаз килгән иде. Бәйрәмнең төп бурычы халык традицияләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләргә һәм рухи кыйммәтләргә саклап калу.