2019 нчы елның 7 нче августында август конференциясе кысаларында “Алтын балык” исемле 7 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү эшчәннәренең “Мәктәпкәчә белем бирү: тәҗрибә, гореф-гадәтләр, яңалыклар” дигән темага бүлеге узды.
Очрашу вакытында Татарстан Республикасының Менделеев муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Э. А. Миннигулова үзенең чыгышында 2018-2019 нчы уку елына бәя бирде. Педагогларның чыгышларында мәктәпкәчә билингваль белем бирүдә заманча яңалыклар куллану, заманча технологияләр үстерү, шәһәр урамнарында йөргәндә хәвефле очракларны, балаларның җәрәхәтләнүен булдырмау турында сораулар күтәрелде. “Балалар бакчасында заманча яңа формадагы педсоветлар үткәрү”, “Балалар бакчасында проект эшчәнлеге”, “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә әтиҗәле булган иҗтимагый-уенлы эш рәвеше”, Коллективны туплауда тимбилдинг дигән эш төрен куллану” дигән мастер-класслар үткәрелде. Бүлекнең эше барышында кызыл җеп булып педагогларның, ата-аналарның һәм балаларның коллективларында бердәм команда булып эшләү темасы үтте.