Яңалыклар күчемсез милекне дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерүгә һәм аның белән бәйле процедураларның ачыклыгын аларны уздыруның һәр этабында күтәрүгә юнәлдерелгән. Яңа нормалар куллану күчемсез милекнең өзлексез мониторингын һәм анализын, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) белешмәләрне вакытында корректировкалауны, шулай ук ГКО үткәрүнең бердәм методологик стандартларын кертү һәм үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кадастр палатасы директорының Татарстан Республикасы буенча урынбасары Антон Самойлов аңлатканча, кадастр бәясе билгеләнгәндә җибәрелгән хаталарны яңа кагыйдәләргә күчкәндә күчемсез милек объекты урыны буенча бюджет учреждениесенә мөрәҗәгать аша башкарыла. Регион ДБУда кадастр бәяләвен уздыру чорында кисәтүләр бирү мөмкинлеге барлыкка килде, ә юридик затлар өчен кадастр бәясенә бәйле бәхәсләрне мәҗбүри рәвештә судка кадәр җайга салуны гамәлдән чыгару. Күчемсез милек хокукына ия булучыларга гына түгел, ә эш башкаручыларга да игътибар итәргә кирәк: хәзер закон белән бюджет учреждениеләренең кадастр бәясен билгеләү белән бәйле эшчәнлеге өчен җаваплылыгы килешенгән.
Тулаем алганда, күчемсез милек объектларының төрле төрләре буенча дәүләт кадастр бәяләве илнең 65 төбәгендә уздырыла. Аерым алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова ачыклык керткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елда су фонды, урман фонды, махсус саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләрен дәүләт кадастр бәяләве уздырыла. Элегрәк, 2018 елда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне кадастр бәяләве үткәрелгән иде, 2020 елда сәнәгать җирләрен һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрне бәяләргә кирәк булачак.
Белешмә өчен:
Кадастр бәясен ЕРГНнан өземтәләрнең төрле төрләреннән белергә мөмкин: кадастр бәясе, күчемсез милек объекты турында, төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында. МФЦның теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп, Росреестр порталы аша яки почта аша сорауны Кадастр палатасына җибәреп, ЕГРНнан өземтә алырга мөмкин. Шулай ук ТР буенча Кадастр палатасының күчмә кабул итү хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. Моннан тыш, кадастр бәясе бәяләү эшчәнлеге турындагы закон нигезендә билгеләнгән объектларның кадастр бәясен яңадан карау турында гаризаны караучы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршында Комиссия эшләвен искә төшерәбез.
Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау турында Комиссия эше турында кирәкле бөтен мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында «Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләве» бүлегендә урнаштырылган. Гариза белән турыдан-туры түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Авангард урамы, 74. Сораулар килеп чыккан очракта, шулай ук телефон аша шалтыратырга була: (843) 255-25-28, 255-25-23.