Менделеевскта «Безнең ишегалды» яңа республика программасын формалаштыру кысаларында халык белән очрашулар дәвам итә. Ишегалларын уңайлы итү - "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган проектның төп максаты. Чираттагы очрашу Химиклар урамы, 4 й. узды. Очрашуда район башлыгы Валерий Чершинцев, башкарма комитет вәкилләре, депутатлар, домкомнар катнашты.
Йортларда яшәүчеләр белән очрашу уңай дулкында узды. Аларның һәркайсы үз территориясен үзгәртеп кору мәсьәләсендә үз теләкләрен белдерде. Теләкләре төрле иде - уңайлы эскәмияләр урнаштырырга, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдырырга, автомобильләр кую өчен өстәмә урыннар булдырырга, куаклар утыртырга, юл өслеген ремонтларга. ТКХ өлкәсе эшчәнлеге буенча сораулар да яңгырады. Торакчыларның барлык идеяләре һәм тәкъдимнәре ишегалларын реконструкцияләү концепциясен эшләү өчен беркетмәдә теркәлде.



