Менделеевск районы тарихы турында китап чыгардылар.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

 Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә укучылар һәм укытучылар өчен билгеләнгән «Менделеевск тарихы документларда һәм материалларда (ХХХI гасыр башына кадәр) укыту пособиясе белән таныштырдылар. Китап чыгару инициативасы район башлыгы Валерий Чершинцевныкы иде. Аның энтузиазмы һәм тарихчы укытучыларның теләкләре аркасында идея тормышка ашырылды. Аңа фәнни-гамәли әһәмият бирү өчен КФУның Алабуга институты хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәттеләр.

- “Бу район тарихында беренче дәреслек. Монда бик кызыклы фактлар җыелган. Балаларда ватанпәрвәрлелек хисен тәрбияләргә кирәк, ул үз җиренә мәхәббәттән һәм туган як тарихын өйрәнүдән башлана. Ватан син туган җирдән, укыган урыннан башлана”, - дип билгеләде Валерий Сергеевич. Китап 14 бүлектән тора. Төбәкнең географиясе һәм табигате, археологик истәлекләр, Бондюг районы Бөек Ватан сугышы елларында, сәүдәгәр Ушковлар династиясенең эшкуарлык һәм хәйрия эшчәнлеге, социаль-икътисадый үсеш, атаклы кешеләр һәм башка бик күп нәрсәләр турында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International