Ак, зәңгәр, кызыл төсләр - дан һәм җиңүләр символы.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Сәйтәк авыл китапханәсендә укучылар өчен “Ак, зәңгәр, кызыл төсләр - дан һәм җиңүләр символы” дигән тарихи сәгать булып узды. Китапханәче Е.И. Данилова балаларны әлеге бәйрәмне раслау тарихы, Россия триколорының аякка басу язмышы, байракның һәр төсеннең нәрсә символлаштыруы турында таныштырды. Чарага "Россия Дәүләт байрагы" күргәзмәсе әзерләнгән иде. Балалар рәхәтләнеп “Россия дәүләт символикасы” викторинасында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International