22 август көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә Дәүләт байрагы көненә багышланган "Дәүләт байрагы - Дәүләт символы" дигән чара оештырдылар. Балалар белән Россиянең нәрсә белән дан тотуы, нинди байлыклар һәм танылган кешеләр безнең ил белән бәйле булуы турында сөйләштеләр. Аннан соң балалар белән танып-белү-күңел ачу уены оештырылды, ул өч этапта үтте: команда туплану буенча биремнәр, викторина һәм "үз эзеңне калдыр". Балаларга чара бик ошады, алар кызыксынып викторина сорауларына һәм уен биремнәренә җавап бирделәр.



