Тойгуҗа авылында Әниләр көне уңаеннан авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара " Әни барысын да булдыра!" конкурсын оештырды. 3 мәдәният тәкъдим ителде: татар, рус, удмурт. Һәр конкурсант милли ризык, иҗади номер әзерләгән иде, кул эшләрен күрсәтте һәм конкурсларда катнашты. Катнашучылар диплом һәм бүләк алды!
