Татарстан Росреестры эскроу-счетлардан файдалану турында

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

«Өлешләп төзүдә катнашу турында» 214-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кергәннән соң (2018 елның 1 июленнән), Татарстан Росреестры тарафыннан, эскроу-счетлар кулланып, өлешле төзелештә катнашу буенча 2923 килешү теркәлгән.

Юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу һәм өлешләп катнашу килешүләрен теркәү бүлеге башлыгы Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 45 күп фатирлы торак йорт эскроу-счет механизмын кулланып төзелә: 33– Казанда, 4-Яр Чаллыда, 5 - Биектау, 2 - Лаеш, 1 - Алабугада. Шул ук вакытта Казанда (Ершов ур.буенча Арт-Сити торак комплексы) урнашкан күп фатирлы бер йорт узган ел ахырында төзелгән һәм тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән башлап төзүчеләр өлешчеләр акчаларын торак йортлар төзелешенә турыдан-туры җәлеп итә алмый. Өлешләп төзүнең гадәти схемасы урынына махсус банк эскролары-счетлары барлыкка килде, алар төзүчеләр өчен проект тәмамланганнан соң гына ачыла.

Төзелеш 2019 елның 1 июленә кадәр башланган һәм төзүче тарафыннан мондый объектка карата объектның әзерлеге дәрәҗәсе һәм өлешләп катнашу шартнамәләре саны буенча билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәү турында контрольлек итүче орган бәяләмәсе генә искәрмә булып тора. Бу очракта төзүчеләргә өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын ДДУ буенча эскроу счетларыннан файдаланмыйча гына җәлеп итү хокукы бирелә. Кабул ителгән карарның максаты-өлешләп төзүне иске кагыйдәләр буенча, ягъни эскроу счетларын кулланмыйча гына, торак йортларны төзеп бетерүне тәэмин итү.

Игътибарга

Эскроу-счет-йорт төзелеше тәмамланганчы гражданнарның акчалары җыела торган махсус исәп. Шул ук вакытта акча төзүчегә түгел, ә банкта әлеге махсус счет-эскрога урнаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, сатып алынган фатирлар өчен акчаны төзелеш оешмалары йортларны тапшырганнан һәм күпфатирлы йортка карата бер генә булса да милек хокукын дәүләт теркәве үткәннән соң гына ала алачак. Әгәр фатир тапшыру вакыты алты айдан артып китсә, өлешче үз акчаларын банктагы счеттан кире кайтара ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International