Менделеевск районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмады

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 57 очрагы ачыкланган. ТР башкаласында бер төн эчендә коронавирус белән авыр хәлдә пациентлар саны 5 кешегә арткан. Алар барысы да РКХ базасында вакытлыча йогышлы госпитальдә яталар. Барлыгы шундый пациентларның 12се, шуларның дүртесе үпкәләрне ясалма вентиляцияләү белән шөгыльләнә. Бу хакта ТР буенча коронавирус оперуппасы хәбәр итә.

Тәүлек эчендә Россия буенча 4774 очрак теркәлгән.

Менделеевск районында тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Безгә якын булган шәһәрләр арасында Чаллы-6, Түбән Кама районы — 4, Әлмәт районы — 2. Татарстан Республикасының башка шәһәрләре буенча: Казан-20, Арча районы — 2, Биектау районы — 2, Чүпрәле районы — 6, Яшел Үзән районы — 1, Кукмара районы — 1, Лаеш районы — 10, Тукай районы — 1, Чуваш Республикасы — 2 (фактта яшәү урыны буенча).⠀⠀⠀⠀

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр 20 кеше, 18дән 30га кадәр өч кеше, 30дан 50гә кадәр ундүрт кеше, 50дән 60ка кадәр унике кеше, калганнары 60 яшьтән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International