Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Яшь фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итәчәк. 2 елдан артык булмаган крестьян (фермер) хуҗалыгы булу мәҗбүри таләп булып тора.
Грант акчаларыннан сөт фермалары, эре мөгезле терлек симертү фермалары, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләре, ит һәм йомырка юнәлешендәге кош фермалары (тавыклар, күркә, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), ат фермалары һәм фермалар төзү, теплица, яшелчә саклау урыннары төзү өчен файдаланырга мөмкин булачак.
Гаризалар һәм документлар район авыл хуҗалыгы идарәләрендә запечатанный конвертта кабул ителә.
Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефоннар: 8(843) 221-76-85.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылган.