Валерий Чершинцев учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Беренче чиратта, район үзәк хастаханәсенең баш табибы районда авырулар буенча мәгълүматлар җиткерде. Коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады, 20 кеше медицина күзәтүе астында тора.
Район башлыгы илдә санитар-эпидемиологик хәлнең начар булуына карамастан, район Хакимияте эше штат режимында дәвам итә, һәм җитәкчеләр үзләренең көндәлек бурычларын онытмаска тиеш, дип билгеләп үтте.