Сәламәтлегегезне саклагыз - Пенсия фонды хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына алыгыз.

2020 елның 24 апреле, җомга

Коронавирус таралуга юл куймас өчен, ПФРның клиентлар хезмәтләрендә кешеләрнең күп җыелуын булдырмас өчен, Менделеев районында РПФның клиентлар хезмәте Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеге турында искә төшерә www.pfrf.ru к

Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, алдан язылу сервисыннан, шулай ук шәхси кабинетта, РПФ сайтында файдаланырга киңәш итәбез.

"Моннан тыш, кирәкле консультацияне Пенсия фондының клиентлар хезмәте контакт-үзәгендә 8 (5549) 2-07-87 телефон номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Менделеевск районында клиентлар хезмәте җитәкчесе.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International