Ана капиталы сертификатын актив рәсмиләштерү

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, аны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды МСК сертификатларын актив бирә башлады. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.

Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Граждан хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен кирәкле мәгълүматны ата-аналар һәм Балалар турында билгелиләр.

Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм әнинең шәхси кабинетына Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында җибәрелә.

Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International