«Пенсияләрне билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 03.10.2018 ел, №350-ФЗ Федераль закон беренче тапкыр озак хезмәт стажы булган гражданнарга вакытыннан алда пенсия алу хокукын кертте. 2019 елдан лаеклы ялга 42 елдан ир-атлар өчен (60 елдан да иртәрәк түгел), 37 ел стажлы хатын-кызлар өчен (әмма 55 елдан да иртәрәк түгел) гомуми кабул ителгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк чыгарга мөмкин.
Мөһим момент – озак еллар стажга бәйле рәвештә вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен бары иминият стажы гына, асылда-хезмәт эшчәнлеге генә исәпкә алына. Армиядә хезмәт итү, бала карау буенча ял, эшсезлек буенча пособие алу, өлкәннәрне һәм инвалидны карау һәм башка шундый стажга кертелми.
Бүгенге көндә эшләнгән стажны гражданнар РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында гражданның шәхси кабинетында тикшерә алалар. Стаж турында мәгълүмат булган шәхси счеттан өземтәне шулай ук Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин. Әгәр шәхси счет мәгълүматларында расланган эш чорлары исәпкә алынмаса, әлеге мәгълүматларны пенсия билгеләгәндә исәпкә алу өчен РПФКА тапшырырга кирәк.
Хәзерге вакытта Менделеев районында ПФРның клиентлар хезмәте бары тик алдан язылу буенча гына кабул итә.