Кибетләрнең күбесе барлык таләпләрне дә үти. Сәүдә нокталарында касса яны зонасында сатып алучылар арасында куркынычсыз дистанциясен тәэмин итү билгеләре бар. Аларга бер-берсеннән 1,5 метр арада тору, шәхси саклану чараларын кию яхшырак дигән белдерүләр эленгән. Кибетләрнең барлык контакт өслекләре зарарсызландыручы эретмә белән даими эшкәртелә. Сатучылар битлек һәм перчаткалар киеп йөри.
Шулай ук сатып алучыларның чикләүләрне ничек үтәвен тикшерделәр.
Полиция, район башкарма комитетының сәүдә бүлеге хезмәткәрләре менделеевлылар белән шәһәрнең сәүдә нокталарында әңгәмәләр үткәрделәр. Кайберләре сәүдә нокталарына яклау чараларыннан башка килгән икән. Рейд барышында кибеттә битлексез йөрүче тотылган. Аңа карата административ беркетмә төзелде.
Мондый тикшерүләр дәвам итәчәк. Полицейскийлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын, санитар таләпләрне тайпылышсыз үтәргә һәм өйдән чыкмаска киңәш итте.