Мәңгелек ут мәйданында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәйкәлне ачу тантанасы булды. "Менделеевск яңалыклары" дип язалар. Тантанада район башлыгы Валерий Чершинцев, предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты. Алар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Билгесез солдат һәйкәле Җиңүнең 75 еллыгына махсус әзерләнгән. 2,5 метр озынлыктагы конструкция металл пластикадан тора. Проект авторы Вадим Ихсанов. Исегезгә төшерәбез, сугышлар барышында бик күп солдатлар һәлак булды һәм аларның калдыклары табылмады яки таныла алмады. Нәкъ менә шуңа күрә күп шәһәрләрдә Хәтер, рәхмәт һәм сугыш елларында һәлак булучыларга хөрмәт символы булган билгесез солдат һәйкәлләрен урнаштыра башлау традициясе туды.