"Звонок ветерану" партия акциясе кысаларында Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Яр Чаллы бер мандатлы округы шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче ветераннарны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
"Ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре бүген дә безнең янәшәбездә! Һәм без алардан бөек батырлык турында истәлекләрне кадерләп саклау өчен шушы көннәр турында хикәяләрне ишетә алабыз. Миңа округ ветераннарын котларга, алар белән телефон аша сөйләшергә, аларның тавышларын ишетергә, җылы белән уртаклашырга һәм тирән хөрмәт сүзләрен әйтергә насыйп булды!"–диде Когогина.
Парламентарий Яр Чаллы, әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында яшәүче ветераннарга шалтыратты. Ветераннар сугыш еллары хатирәләре белән уртаклаштылар, сугышчан иптәшләр турында җылы сөйләделәр һәм Бөек Җиңү көне белән бер-берсен котладылар.
Чаллы кызы Мәгъруй Ханнан кызы Смагулова урта мәктәпнең 7 сыйныфыннан соң, укчылар зенит полкы составында Белоруссия фронтында сугыша, Украина һәм Польшаны азат итүдә катнаша.
Нурий Саяп улы Мистахов фронтка 17 яшендә китә. Элемтәче булып хезмәт итә, Белоруссия һәм Украина фронтларында сугыша, Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша, Җиңүне Австриядә каршы ала, ә туган якларына 1948 елда гына кайта. 34 ел тимер юлга багышлый: Әгерҗе шәһәре-иң зур тимер юл төене.
Минтимер Минликай улы Арсланов Көнчыгыш фронтта хезмәт итә, Җиңү көнен Кытай чигендә каршы ала, туган ягына 1950 елда гына кайта.
Билал Җәләл улы Вәлиев Белоруссия һәм Балтыйк буе фронтларында атучы-автоматчы булып хезмәт иткән, ә аның хатыны Сания Ислам кызы сугыш елларында фронт өчен снарядлар чыгарган заводта эшләгән. Менделеевск гаиләсе районда беренчеләрдән булып «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде – 70 ел бергә гомер иттеләр.
Минзәләле Әзһәрия Закир кызы Шакирова Белоруссиядә зенит артиллериясе полкы составында сугыша, 1945 елның 1 августында фронтка кайта.
Павел Прокофьевич Шабаев укчылар полкы составында Япония белән сугышта катнаша. Сугыштан соң машинист, терлекче булып эшли, аннан лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә районының Ленин исемендәге колхозында бригадир булып эшли. Хатыны белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хабибулла Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллин 1942 елда армиягә алына. Псков астында сигез айлык оборонадан соң Алма-Атада артиллерия бригадасына күчә, аннары Волхов юнәлешенә эләгә. Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. 1944 елның февралендә авыр яралана. Туган авылына җирләү килә, әмма ул исән кала һәм Җиңү көнен Тукай районында каршы ала икән.