Җавап. «Иминият пенсияләре турында» 2013 елның 28 декабрендәге 400-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясы нигезендә картлык буенча иминият пенсиясенә 65 яшькә җиткән (күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып) ир-атлар хокуклы. Федераль законның 10 статьясындагы 3 пункты нигезендә, 2019 елның 01 гыйнварыннан 31.12.2020 елга кадәр 60 яшькә җиткән ир-атларга, картлык буенча хезмәт пенсиясе яңа пенсия яшеннән алты айга иртәрәк билгеләнергә мөмкин. Бу 1960 елгы ир-атларның картлык буенча пенсиягә 61 яшь 6 ай хокукы алуын аңлата. Шул ук вакытта «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» 2001 елның 17 декабрендәге 173-ФЗ номерлы Федераль законның 27 статьясы нигезендә билгеләнгән хезмәтнең зарарлы шартлары булган эш өчен картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясе алучыларга, гомумбилгеләнгән пенсия яшенә җиткәч, пенсия күләмен яңадан исәпләү башкарылмый.