Мәгариф министрлыгы БДИ уздыру вакытын күчерде

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Шулай итеп, ведомствода имтиханнарны 8 июньнән соңрак вакытка күчерәчәкләр. Мондый карар илдә эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителде. Имтихан үткәрү вакыты якын арада яңгыраячак. Моннан тыш, унберенче сыйныф укучылары өчен БДИ форматына төзәтмәләр кертеләчәк: әйтик, вузларга укырга керергә җыенмаган укучыларга аттестатка ел нәтиҗәләре буенча билге куя алачаклар.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга килгәндә, алар быел рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнар тапшырмаячак. Йомгаклау бәяләре еллык нигезендә куела.
Чыганагы : Реаль вакыт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International