Хәзерге вакытта Менделеевск районында карантинда 40 кеше, шуларның 19 ы Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән. Татарстанда тәүлектә коронавирус йоктыруның 61 очрагы ачыкланды. Аларның 20 се хастаханәгә озатылган, ә 41 се өйдә дәвалана, чөнки аларда авыруның җиңел формасы. Бөтен вакыт эчендә 843 кеше терелде, ә тәүлектә - 103. Иң күп зарарланганнары Яр Чаллыда - 25, Казанда - 24. Әлки районында ике очрак. Берәр очрак - Азнакай, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Тукай, Ютазы.