Менделеевскида шәһәр халкының битлек һәм перчатка киеп йөриләрме-юкмы икәнен тикшерделәр

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

12 майдан Менделеевскида битлек һәм перчатка режимы кертелде. Кибетләргә йөргәндә, җәмәгать транспортында, таксида яки кешеләр белән аралашканда битлек һәм перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри булды.

− Хәзерге вакытта изоляция башлану белән чагыштырганда, шәхси саклану чараларын куллану яхшырак булды. Мондый чара эпидемиянең таралу масштабын киметергә ярдәм итәчәк, − дип билгеләп үтте хокук сакчылары.

Барлык сәүдә нокталарында сатучылар хәзер битлек һәм перчаткаларда эшли. Касса яны зоналарында сатып алучылар өчен билгеләр төшерелгән, алар арасында куркынычсыз дистанцияне тәэмин итү өчен. Халыкны ешрак юарга, битлек кияргә өндәүче белдерүләр эленгән.

Профилактик әңгәмә барышында полиция хезмәткәрләре менделеевлыларга иминлек чаралары турында тагын бер кат аңлаттылар. Тикшерүчеләр хокук бозучыларга-физик затларга 1000 сумнан алып 30000 сумга кадәр штраф янавы турында хәбәр итә һәм халыкны аңлылык күрсәтергә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International