Бүлекчәдә социаль хезмәтләр алучы балаларга үзләрен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәрдә һәм укуларында күрсәтергә тәкъдим ителде.
Балаларга мондый уй-фикер ошады, алар иҗади эшләргә бик җаваплы карадылар һәм конкурс шартларын бик теләп үтәделәр.
2020 елның 27 апреленнән 15 маена кадәр катнашучылар WhatsApp һәм Instagram мобиль кушымталары аша белгечләргә үз эшләрен җибәргән. Балалар шигырьләре һәм рәсемнәре өлкәннәргә сугыш, җиңү, солдат-геройлар, хәзер без яши торган бәхетле дөнья турында сөйләделәр. Конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 бала катнашты. Иң яхшы эшләр Комплекслы үзәкнең Instagram битендә тәкъдим ителде. 19.05.2020 елда эшләре иң яхшылар дип танылган балаларны ОСПСиД белгечләре грамоталар белән бүләкләделәр һәм аларга истәлекле сувенирлар тапшырдылар.