Магистраль газүткәргечнең торба эчендәге диагностикасы үткәреләчәк. Менделеевск яңалыклары яза.«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ Әлмәт линия җитештерү идарәсе магистраль газүткәргечнең торба эчендә диагностикасын үтәячәк.
Шуңа бәйле рәвештә, 25 майның иртәнге 8дән 26 майның кичке 20гә кадәр һәм 29 майның иртәнге 8дән 30 майның кичке 20гә кадәр түбәндәге торак пунктларга газ бирү тулысынча туктатылачак: Менделеевск, Абалач т.п., Бөрешле т. п., Тагай т. п., Татар Чаллысы т. п., Монай т.п., Карманково т. п., Иске Гришкино т. п.
Магистраль торбаүткәргечнең торба эчендәге диагностикасы төгәлләнгәч, газ бирү яңадан торгызылачак.