«Соңгы кыңгырау» бәйрәме уңаеннан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге бәйрәмгә багышланган фотокүргәзмә оештырдылар. Авылдашларыбыз төрле елның чыгарылыш сыйныфларын чагылдырган фотолары белән уртаклаштылар. 1977нче елдан алып, 2019 нчы елгы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен фотокүргәзмәдә курергә була иде. Активлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт. Форсаттан файдаланып, укытучылар коллективын (үзем Песәй мәктәбендә 30 ел хезмәт куйдым), барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге якты бәйрәм белән тәбрик итәм.



.jpg)

