Район башлыгы район эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Менделеевск районы эшмәкәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез-Россия Эшмәкәрләре көне белән иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.

Бүген районда 852 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты һәм 494 үзмәшгуль граждан актив эшчәнлек алып бара.

Сез җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә диярлек эшчәнлек алып барасыз, район үсешенә зур өлеш кертәсез, яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итәсез.

Кызганычка каршы, илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, күбегез катлаулы хәлдә калды.

Шуңа да карамастан, сез читтә калмыйсыз һәм хәйрия чараларында актив катнашасыз, авыр тормыш хәлендә калган якташларыгызга бушлай ярдәм итәсез, моның өчен зур рәхмәт сезгә!

Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар телим! Сезнең барлык планнарыгыз уңышлы булсын, ә бизнес – үссен һәм чәчәк атсын! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International