Китапханәчеләр көне

2020 елның 29 мае, җомга

Китапханәчеләр көне уңаеннан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина авылыбызның китапханәсендә эшләүче Розалия Расих кызына матур видеокотлау әзерләде. Китап яратучы дуслары аны бәйрәм белән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Аның тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел, ул үз эшенең чын остасы, хезмәтен яратып башкаруы нәтиҗәсендә, китапханәгә һәрвакыт балалар да, өлкәннәр дә бик теләп йөриләр. Ул уздырган чаралар,ул катнашкан конкурслар бихисап. Алга таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын иде дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International