Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 53 очрагы теркәлгән. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 40ы өйдә җиңел яки имптомсыз формада дәвалана. Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 27, Яр Чаллы - 17, Тукай районы - 2. Берешәр очрак Алексеевск, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Менделеевск районнарында ачыкланды.