Булган мәгълүматларга караганда, тәмәке тартучыларның COVID-19 авыруы ешрак авыр формада уза. Тәмәке тарту үпкәләрнең эшен начарайта, һәм тәмәке тартучы кешенең организмы яңа коронавирус китереп чыгара торган респиратор авыру белән көрәшү кыенрак.
Тәмәке куллану авызы аша – тәмәке тартканда яки башка тәмәке әйберләрен кулланганда вирус белән зарарлану куркынычын арттыра. Тәмәке тартучыларга зарарланган очракта, авыруның авыр агу куркынычы зуррак, чөнки аларның үпкәләре зыян күргән инде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гражданнарны тәмәке куллануның җимергеч нәтиҗәләреннән якларга һәм COVID-19га каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар контекстында табибларның киңәшләрен үтәргә чакыра.