Тылсымлы әкиятләр... Кемнәр генә әкиятне яратмый икән дә, кемнәр генә әкиятләр укып үсмәдеме икән? Мөгаен, андый кеше юктыр ул. Буген исә, без А.С.Пушкин әкиятләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырдык. Әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте дә бик зур. Алар саран булмаска, нәфесеңне тыярга (бу очракта "Балыкчы һәм балык турындагы әкият" ) бәхетең өчен көрәшергә кирәклеген өйрәтә. Хаклык өчен көрәш, максатчанлык кебек күркәм сыйфатларны да үзеңдә булдырырга ярдәм итә .Кыскасы, әкият укыган баланың күңеле чиста була.



