Менделеевск музее проекты "Татнефть" хәйрия фонды грантына ия булды

2020 елның 5 июне, җомга

Быел гариза кампаниясе вакытында "Татнефть" хәйрия фондына 924 гариза кергән. Аларның 52 е кире кагылды, чөнки конкурс нигезләмәсенә туры килмәде. Калган сигез номинация буенча заявкалар экспертлар тарафыннан каралды һәм бәяләнде. Фонд "Менделеев варислары" проектын Фән, мәгариф һәм агарту номинациясендә хуплады. Бүлеп бирелгән акчалар яшь менделеевлылар өчен иҗат мәйданчыгы булган лаборатория шартларын яхшыртуга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International