Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

8 июньдә Валерий Чершинцев җитәкчелегендә учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр буенча чираттагы иртәнге киңәшмә узды.

Киңәшмә Валерий Чершинцевның социаль яклау учреждениесе хезмәткәрләрен социаль хезмәткәр көне белән котлавыннан башланды. Шулай ук коронавирус буенча эпидемиологик вәзгыять, хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять һәм Менделеевск муниципаль районында тавыш бирүне оештыру мәсьәләләре каралды.

Шулай ук, киңәшмә барышында шәһәрне төзекләндерү, контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды, киләсе атнага планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International