2013 елдан 2019 елга кадәр «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» ФБУЗ учреждение акчалары исәбеннән арендалана торган биналарның бер өлешен «Медицина үзәге остеопат» ҖЧҖ бушлай биргән, аның директоры күрсәтелгән үзәкнең элеккеге баш табибының хатыны булган (10.09.2019 эштән чыгарылган). Нәтиҗәдә учреждениегә 4 млн. сумнан артык матди зыян китерелгән. Прокурор тикшерүе материаллары буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 285 маддәсенең 1 өлеше буенча (вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану) җинаять эше кузгатылган.