Дәүләт тарафыннан күчерелгән сумма, элекке кебек үк, катнашучыларның взносларыннан аерылып тора, чөнки программа буенча кайбер түләүләр 2 меңнән кимрәк яки 12 мең сумнан артык булган, шул ук вакытта финанслашу елына 2 меңнән алып 12 мең сумга кадәр взнослар гына булырга тиеш.
Катнашучы взносының уртача күләме 2019 елда 9,7 мең сумга кадәр арткан.
Гражданнар һәм дәүләт акчаларына өстәп, эш бирүчеләрнең ирекле взнослары да кергән, алар программада катнашучы үз хезмәткәрләре өчен акча түли ала. Эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр файдасына күчерелгән акчалары күләме 65,9 млн. сум тәшкил иткән.
2019 ел нәтиҗәләрен исәпкә алып, программа старт алганнан бирле ирекле взносларның гомуми күләме 65,3 млрд. сум тәшкил итте, шул ук чорда взносларны дәүләт тарафыннан финанслашу – 63,4 млрд.сум. Эш бирүчеләр тагын бер миллиард сум акча күчергән. Нәтиҗәдә, 2009 елдан 2019 елга кадәр взнослар хисабына катнашучылар тарафыннан формалаштырылган пенсия тупланмаларының гомуми суммасы 130 млрд. сум тәшкил иткән.
Программа буенча җыелган акчалар тагын да югарырак, чөнки барлык взнослар идарәче компанияләргә тапшырыла һәм кеше пенсиягә чыкканчыга кадәр ел саен инвестицияләнә.
Бүген финанслашу программасы буенча айлык түләүләрне 32 мең пенсионер ала. Катнашу хисабына пенсиягә аларның уртача күләме аена 1,7 мең сум тәшкил итә. Программа кысаларында түләүләрнең гомуми суммасы узган ел өчтән бер өлешкә арткан һәм 581 млн.сум тәшкил иткән.
Катнашучы үлгән очракта, аның акчалары, түләүләр башлануга яки юклыгына карамастан, варисларга тапшырыла.
Хәзерге вакытта Пенсия фонды катнашучыларның шәхси счетларына узган елда формалаштырылган акчалар турында мәгълүматны күчерүне тәмамлый.