23 июнь көнне район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә атналык гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә гражданнарны борчыган төрле проблемалар каралды. Шулай итеп, җимерелү зонасында булган йортны сүтүгә ярдәм итү үтенече каралды; елның салкын вакытында фатирларда җылылык булмау белән бәйле мәсьәләне хәл итү турында фикер алышынды; шулай ук йортларга су белән тәэмин итү буенча мөрәҗәгать каралды.
Мөрәҗәгатьләрнең төп кыенлыклары һәм аларны хәл итү мөмкинлеге тикшерелде. Барлык сораулар да контрольгә алынды.