Хәтер һәм кайгы көне

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

22 нче июнь- хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне кешелек дөньясы Бөек Ватан  сугышы кырларында башын салган каһарманнарны искә ала. Алар хөрмәтенә «Хәтер шәме» дигән акция оештырыла. Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә әлеге көнне билгеләп үттеләр. Авыл уртасында урнашкан обелиск янында балалар белән шәмнәр яндырып, батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. «Батырлар даны- мәңгелек». Бу хакыйкатьне яшь буын да онытмасын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International