Дәүләт Думасы тарафыннан узган елда РФ Президенты рәислегендә РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе инициативасы белән әзерләнгән закон проектлары каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «бүген федераль, төбәк бюджетлары һәм дәүләт компанияләре бюджетлары хисабына җитештерелә торган сатып алулар ел саен 30 триллион сумга якын тәшкил итә. Бу бик зур сумма, һәм без бу акчалар үзебезнең компанияләрне үстерүгә, ил икътисадына, эш урыннарын саклап калуга һәм гражданнарның керемнәрен арттыруга омтылырга тиеш. Без кабул иткән закон проектының асылы шунда ки, илебез товарларын сатып алу өчен квотаны системалы карар буларак кертү тәкъдим ителә. Бу безнең илдә һәм ЕАЭС әгъзалары булган илләрдә предприятиеләргә ярдәм итәргә һәм бер үк вакытта оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләү кысаларында югары технологияле продукция җитештерүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк".
Закон проектлары белән РФ Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һәм муниципаль заказчылар, шулай ук «юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» Федераль законга кагыла торган юридик затлар тарафыннан Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләрдә җитештерелгән товарларның минималь өлешен билгеләү карала. Мондый товарлар, эшләр һәм хезмәтләр исемлеге шулай ук РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана.