Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында сөйләште. Киңәшмәдә тавыш бирү участокларының эш графигы үзгәрү турында фикер алыштылар: әйтик, 25 июньнән 30 июньгә кадәр участоклар 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ял көннәрендә 27-28 июньдә - 8:00 дән 14:00 сәгатькә кадәр. 1 июльдә тавыш бирү участокларында 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Менделеевск районында коронавир инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән, дип хәбәр итә Бахматова Оксана Алексеевна - "Менделеевск үзәк район хастаханәсе" ДАССУ баш табибы. Киңәшмә барышында шулай ук шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләрен дә карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International