Валерий Чершинцев Менделеевск районы мәктәпләрен тәмамлаучыларга алтын медальләр тапшырды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген 25 нче июнь көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында Менделеевск районы чыгарылыш укучыларына алтын медальләр тапшыру, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәктәп директорларын бүләкләү тантанасы булды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен, педагогларны һәм мәктәп директорларын тантаналы шартларда район башлыгы Валерий Чершинцев котлады.

- Кадерле егетләр, мин сезнең барысыгыз да уңышлы булыр дип чын күңелдән ышанам! Сез уңышка ирешәчәксез һәм Россиянең лаеклы гражданнары булачаксыз!- - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгы.

Быел Менделеевскида барлыгы 117 укучы белем ала, шуларның 21е укудагы уңышлары өчен көтеп алынган алтын медальләргә лаек булды.

Чарада шулай ук җирле артистлар да катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренең җырлары һәм матур чыгышлары белән котладылар.

Ата-аналарга һәм педагогларга рәхмәт сүзләре 1 нче мәктәп укучысы йөзендә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларыннан яңгырады. Шулай ук ата-аналар балалар белән традицион чыгарылыш биюе-вальс башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International